ЧАМА и. 1) Исәп, якынча исәп. Мондый тирәнлектә суның температурасы да җәен-кышын бер тирә, бер чама. А.Хәсәнов. Вакытның чамасы югала. А.Нәҗми

2) Берәр эшнең гомуми хәле, торышы. Зыя, атасына эшнең чамасын, кая барачагын белдерде дә, иптәше Госман белән аның фатирына таба юнәлде. Г.Ибраһимов. --- Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. В.Нуруллин

3) Берәр нәрсәнең чиге, нормасы. Күрәсең, дөньяда һәр нәрсәнең үз чамасы бар. Г.Хөсәенов. Дөресен әйткәндә, бу егетләрнең икесе дә, бераз гына түгел, җай чыкканда бөтенләй чаманы җуеп, мактанып җибәрергә яраталар. А.Хәсәнов. Монысы инде чамадан тыш мыскыллау иде. В.Нуруллин

4) Берәр нәрсәнең якынча зурлыгы, күләме, урнашкан урыны. Карт тагын бер мәртәбә казанның зурлыгын – чамасын карады ---. Г.Ибраһимов

5) Берәр затның эш башкарырга сәләте, мөмкинлеге. Үз хакыңны хаклап сүз әйтерлек чама юкмыни синдә?! А.Гыйләҗев. Билләһи, мин әйтәм, тагын ун ел гөрләтеп эшләрлек чама бар әле минем. Р.Вәлиев

6) Берәр эшне башкарырлык хәл, мөмкинлек. Бишмәт якасын күтәреп, җәйге фуражкасын батырып кисә дә, салкын җилнең бертуктаусыз чеметүенә чыдар чама юк. А.Хәсәнов. --- рас, ул аның белән тормыш итәргә ниятләгән икән, инде аны яклый алырлык чамасы булмагач, үзе дә Роза белән китеп барырга тиеш иде. В.Нуруллин

7) Теләк, уй, ният. Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң, зарар итмәс! Г.Ибраһимов. Киткәннәренә инде ике айдан артык вакыт үтте, әмма кайтыр чамалары юк әле. В.Нуруллин

Чаманы чамага китереп карау Чагыштырып карау; уйлау, фаразлау. Эш шартларының нинди икәнен, акчаның күпмерәк төшәсен белгәч, шуны күңелләрендә йөрткән уйлары белән чагыштырып, чаманы чамага китереп карыйлар да, өметле күренә, бәлкем оттырмабыз дип, үз юлларына китеп баралар. Г.Ахунов. Чаманы чамага тарту Ничек тә тиешле таләпләргә якынайту, туры китерү. – Аның нигезе билгесез инде, – дип йомшак кына карышты Зәбихов. – Чаманы чамага тартырбыз. М.Хуҗин. Чамасын тартып карау Мөмкинлекләрен, хәлен, көчен исәпкә алу. Хәзрәтләр арасында очраган бер шәкерттән сүз сорап, чамасын тартып карау бик гомуми бер гадәт булганга, Җәләшнең үтенүе, әлбәттә, җирдә калдырылмый. Г.Ибраһимов. Чама чамага туры килү к. чама чамадан ерак китмәү . Сезнең Латыйпов белән аралар ничек? Чама чамага туры киләме, әллә... А.Гыйләҗев. Ярар, ике метр дип алырбыз – чама чамага туры килер әле. А.Тимергалин. Чама чамадан ерак китмәү Исәпләгәнчә, уйлаганча булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә