ЧАЛЫ’Ш-ЧОЛЫШ с. 1. Төрлесе төрлечә авышкан, кыегайган, тигезле-тигезсез булган, кыек-мыек. --- өйләрнең эчләрен вак тартмаларга бүлгәләгәннәр, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар, ә кайбер йортларның капка-коймаларын сугыш елларында каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр. Ә.Еники

2. рәв. мәгъ. Тигезле-тигезсез итеп; кыек-мыек хәлдә. Ул су буеннан әтигә таба, тар басмадан чыккандагы шикелле, әле бер ягына кыйшаеп, әле икенче ягына ава төшеп, чалыш-чолыш атлый башлаган иде, әти аны шундук куырып алды ---. Г.Бәширов. Күрәсең, рәте шул чама гына булгандыр: Эшләпә велосипедын чалыш-чолыш китереп, педален бик авырлык белән генә әйләндереп бара иде. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә