ЧАЛЫШАЮ ф. Элекке хәленнән авышу, кыегаю; кыйшаю. Алай-болай шифоньер чалышайса, шылтыратырсың. З.Хәким

Чалышаеп алу Бик кыска вакытка чалышаю. Иванов елмаерга тырышып карады, әмма елмаю урынына авызы гына чалышаеп алды, шуны үзе дә сизеп булса кирәк, тиз генә иелеп, кәрҗинен алды да Закирҗанга күрсәтте. З.Хөснияр . Чырае әледән-әле чалышаеп ала, сулышлары кайнар, тешләрен шыкырдата. Ф.Баттал

Чалышаеп бетү Бик нык чалышаю; барысы да чалышаю. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән, ә болдыр баскычлары күптән череп, чалышаеп беткән иде. Ә.Еники. Козырёгы җебеп, чалышаеп беткән киң читле фуражкасы белән маңгаен сөртә-сөртә: – Я, нишләргә уйлыйсыз? – диде. А.Гыйләҗев

Чалышаеп килү Акрынлап чалышаю. Әби әйткәнне аңларга тырышудан Фәрхунның авызы чалышаеп килде, бер күзе кысылды. Р.Батулла

Чалышаеп китү Кинәт чалышаю. Мин, ахрысы, кисәгрәк бордым, тарантас кинәт чалышаеп китте. Ә.Еники. Җавабында Бакыр батыр сул кулы белән Кузының йөзенә суккан, ул чалышаеп киткән. Ф.Яхин

Чалышаеп кую Бер мәртәбә яки сирәк кенә чалышаю. Ләкин, берничә минуттан кайтып кергәч, Фирданиясе танымый торды аны: --- күзләре коточкыч нәрсә күреп һушы алынгандай түгәрәкләнгән, һәр адымында аяклары чалышаеп куя, хәле дә беткән кебек. Ф.Баттал

Чалышаеп тору Даими яки әледән-әле чалышаю; әле, хәзер чалыш булу яки чалыш күренү. Хәер, бу урамдагы эреле-ваклы агач йортлар барысы да диярлек я алга, я бер янтыкка таба чалышаеп торалар. Ә.Еники. Сөйләнә-сөйләнә, алар калтайган канатлары белән икесе ике якка чалышаеп торган урыс капка аша урамга чыктылар ---. А.Хәлим

Чалышая бару Торган саен ныграк чалышаю

Чалышая башлау Чалышаерга тотыну. Тимер баганалары чалышая башлаган иләмсез киң капкага җитәрәк тукталып калдым. Җ.Рәхимов. Көпчәкләрнең тимер кыршаулары купты, тырнаклары чалышая башлады. Ә.Гаффар

Чалышая төшү Бераз чалышаю. Әбинең кечерәк кенә түгәрәк ипи хәтле булып бөкресе дә чыккан инде, авызы да бераз чалышая төшкән, тешләре дә берән-сәрән генә калган. Г.Бәширов. Шактый искергән, чалышая да төшкән, түбәсенең бер башы такта, эчкәре башы – салам. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә