ЧАЛЫШАЙТУ ф. 1) Чалыш итү, кыегайту. Офицер чыраен сыткан сыман, авызын чалышайтып, мәкерле генә көлеп куйды ---. М.Хәсәнов. Сабадырев мыскыллап йөзен чалышайтты, бер кәлимә сүз дә кайтармыйча, Флора артыннан ашыкты. З.Фәтхетдинов

2) Чалыш күренеш бирү, чалыш итеп күрсәтү. Көзгем йөземне чалышайтамы?

Чалышайта бирү к. чалышайта төшү. Чәчен мәңге җыймаса да, ирененә кишер төсендәге иннекне мул чәпәгән Наташа, олы авызын чалышайта биреп, Риммага дәште ---. Кызыл таң

Чалышайта төшү Бераз чалышайту . – Мин аны мичкә ыргыттым, – диде абзый, авызын бераз чалышайта төшеп. А.Хәлим

Чалышайтып бетерү Тәмам чалышайту. Ишекләр ачылса ябылмый, ябылса ачылмый дигәндәй – тәмам какшатып, чалышайтып бетергәннәр, ә яңалары юк. А.Тимергалин

Чалышайтып кую Тиз генә чалышайту; чалышайган хәлгә китерү. – Бөек вакыт? – дип, Гайнан калын иреннәрен чалышайтып куйды. Ә.Мушинский

Чалышайтып тору Даими яки әледән-әле чалышайту; әле, хәзер чалышайту. Чөнки күз төпләрендәге күгәргән эзләр әле узмаган, шешенгән йөзен ямьсезләп, авыр иреннәрен чалышайтып торалар. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә