ЧАЛЫШ с. 1. 1) Кыек, авыш, кыегайган, кыйшайган. Шәһәрдән читтә бу мәдрәсәдән 5 – 6 чакрымлык йирдә булган зияратка шундый кышкы суык буранда чалыш ката, нәзек бишмәт, башка җылысы тимәгән чалма белән бару – бу җиңел эш түгел, инде Ходай үзе ярдәм бирсен! Г.Ибраһимов 2) Атлаганда аяк очлары эчкә карап торган. Чалыш аяк, кәкре борын – Тукран кызы Зәкия, дигән такмак иде ул. А.Шамов 3) Күз каралары төрле якка караган; кылый. Син миңа чалыш күзеңне акайтып карама – курыкмыйм мин синнән! З.Зәйнуллин 4) күч. Үзгәртеп, бозып күрсәтә торган. Барлык оешмаларның хезмәтләрен үз аршыны белән үлчәргә гадәтләнгән прораб Җайтабаровның авыру зиһене вакыйгаларны чалыш көзгедәй бозып күрсәтә иде. Г.Афзал. Ниндидер чалыш көзге бу, башы-аягы алышынган тормыш... Г.Гыйльманов 2. рәв. мәгъ. Кыек, авыш итеп, кыегайтып. Юк икән, баштан ук туры атлап китмәсәң, аяк гел чалыш атлый икән! А.Гыйләҗев. Менә үзегез күреп ышангансыздыр: күзегезгә чалындымы берәр чалыш төягән төзүче? А.Хәлим ◊ Чалыш килү Эшкә берәр комачаулык чыгу, эш кирегә китү |