ЧАЛЫНУ II ф. Төсмерләнү, шәйләнү, күзгә күренгәндәй, колакка ишетелгәндәй булу. Бер адәмнең акрын сүзе колагына чалынды, алда берничә карачкыл шәүләләнде, кыз һаман барды... Г.Ибраһимов. Ят кеше күзегезгә чалынмадымы? А.Гыйләҗев. Үзләре хисле, дәртле шаян җыр җырлыйлар, ә күз карашларында сагыш, йөзләрендә, кемгәдер үпкәләгәндәй, караңгылык чалына... В.Нуруллин

Чалына башлау Чалынырга тотыну. Кайбер кызык хәлләр, төштәге шикелле, өзек-төтек кенә минем колакка да чалына башлады. Г.Бәширов. Ак халатлы санитар һәм санитаркаларның йөгерешкәннәре күзгә чалына башлады. Г.Әпсәләмов

Чалына тору Даими чалыну, еш чалыну. Ул университетны тәмамлаган вакытта, бигрәк тә шәхес культы фаш ителгән 1956 елда, язучылар, галимнәр арасында гаепсезгә юк ителгән яки төрмәләрдә, сөргеннәрдә тотылган әдипләребез аклана икән, аларның әсәрләре дә җәмәгатьчелеккә кире кайта икән, дигән сүзләр колакка чалына тора. М.Хәсәнов

Чалынып алу к. чалынып китү . Менә берзаман эчтә бер шәүлә чалынып алды. З.Хөснияр. --- алдагы елда гыйнвар аенда булачак СССР Югары Советының тәүге сессиясе хакындагы сүзләр чалынып ала. Ф.Сафин

Чалынып китү Кинәт чалыну. Владивостокны алганда урам атышларында Кәримнең күзенә ак офицер Зыя Апанаев чалынып киткән булса да гаҗәпмени? А.Тимергалин. Кинәт бер мизгелдә автомобильнең номеры күзгә чалынып китте: 666! А.Гыймадиев

Чалынып тору Даими яки әледән-әле чалыну. Изге эш кенә ул күзгә чалынып тормый, чалынса да, тиз онытыла. М.Юныс

Чалынып үтү Нәрсәдер уңаеннан тиз арада чалыну. Ярлы лакей сыман ярым бөгелеп баскан Никита Кудрявцев, Александр Сергеев күзенә чалынып үтте. В.Имамов. Ак халатлы кешеләрне абайлады, карашына алардан читтәрәк басып торган, озын ак күлмәк кигән ниндидер бабай чалынып үтте. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә