ЧАЛЫМЛА’У ф. Чалымнардан тану; берникадәр охшашлык табу. Чокыр эче сумала төтене шикелле бик караңгы булса да, Сал-Сал аны барыбер чалымлады. В.Имамов

Чалымлап алу Тиз арада чалымлау. Үзе елмайгач, чалымлап алам. Ш.Галиев

Чалымлый башлау Чалымларга тотыну. Без аны 80 нче, 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш нәтиҗәсендә чалымлый башлаган идек. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә