ЧАЛЫМ и. 1) Кемгә яки нәрсәгә булса да өлешчә, бераз охшашлык. Салихымның чалымы, йөреше бар аңарда. А.Гыйләҗев // Нәрсәнең, кемнеңдер икенче берәүдә яки нәрсәдәдер сизелер-сизелмәс булган билгеләре. Кыяфәтендәге балалык чалымнарының эзе дә калмаган. В.Нуруллин. Аларда тәртип, уяулык чалымнары бөтенләй юк. В.Имамов. Яз чалымы – кышта! Г.Морат 2) Кыяфәт, төс-бит. Сез мине исемем-фамилиям белән хәтерләмисез дә, ә чалымым белән хәтерләргә тиеш кебек. Г.Әпсәләмов |