ЧАЛУЛА’У ф. 1) Чалулы юлда таеп кыйшаю, янтаеп китү, салулау (транспорт чарасы тур.). Машина як-якка чалулап бара. Г.Әпсәләмов 2) Читкә китү; юлны ялгыштыру 3) күч. Үз кыйбласы булмау; төгәллек сакламау, әле бер, әле икенче төрле фикер йөртү. Җавапларда чалуламау Чалулап алу Бераз чалулау. Бәрелешү ул кадәр каты булмады кебек үзе, чөнки машинаның чак кына чалулап алуыннан тыш берни тоймады ул. Р.Мөхәммәдиев Чалулап китү Кинәт чалулау. Председатель Сафин атында чаптырып барган көйгә, чанасы чалулап китеп, егылган да муенын сындырган... Р.Мөхәммәдиев. Бер борылышта чана бер якка чалулап китеп, чана табаны каткан кар өеменә бәрелде. Казан утлары Чалулап тору Гел, һәрвакыт чалулау Чалулый башлау Чалуларга тотыну. Мотоцикл көпчәкләре күрер күзгә генә коры күренгән юлдан тая, чалулый башлады. А.Хәлим. Моңарчы җай гына барган чананың әледән-әле чалулый башлавы яңа бер уен, яңа кызыкка сәбәпче булды. Р.Мөхәммәдиев |