ЧАЛУЛАТУ ф. Транспортны кыйшайтып, юлдан таеп китәргә мәҗбүр итү; салулату. Бара-бара да, чананы бик чалулатмаска тырышып кына, дөп-дөп юыртып та китә иде. Р.Төхфәтуллин. Чананы нәкъ тау төшкәндә чалулатырга маташа. А.Хәсәнов

2) күч. Икенче якка бору. Ләкин әлеге шул оялчанлыгым мине урамның икенче ягына чалулатып алып китте. Г.Бәширов

Чалулатып алу Бераз чалулату

Чалулатып җибәрү Кинәт чалулату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә