ЧАЛУ II ф. 1) Бер аякны икенчесе өстенә кую. Ул, берәүгә дә карамыйча, гитараны ала да, санын арткарак ташлап, аякларын чалып, чын музыкант кыяфәте белән берничә мәртәбә тартып куя... Г.Ибраһимов. Ботын-ботка чалып торуын әйт син... Г.Гыйльманов 2) Хәрәкәтләнгәндә кешене сөртендерү, егу өчен, аның аягына үз аягын аркылы кую. Берәрсеннән кыен ашыймы, дәүрәк малайлар аяк чалып егамы, аягына шырпы кадаламы, муен тамырына учлап тузан тутыралармы – Хәкимҗан беркайчан да еламас, тик челт-челт күзләрен генә йомар иде. Г.Бәширов. Рәфгатьнең кысынкырак күзләренә ут сыймый, тышка сирпелә, мин дә Чулакны чалып егарга, безне бүгеннән салып таптаганы өчен, ипи шүрлегенә менеп төшәргә әзер. А.Гыйләҗев 3) Берничә кат, өсте өстенә чорнау. Иртәгә менә мулла абыең үзеңә чалма чалып бирер. Г.Исхакый. Ары бара, бире килә, Чалма чала, җилән кия ---. Г.Афзал // Бау, аркан һ.б.ш. нәрсәләрне, өстәге катын астагысы өстенә салып, сүтелмәслек итеп уратып бәйләү. Ниһаять, пароходны юан арканнар белән чуен бүкәннәргә чалып куялар. А.Тимергалин. Юкәсен абзар баганасына чалып аркан ишкән карт белән аның арасында менә шундыйрак сөйләшү булып алды ---. А.Хәлим 4) Бәйләгәндә күзне сул як энәне җеп белән әйләндереп алып ясау. Сул яктан бәйләгәндә чалып алган күзләрне уң белән бәйләргә. Кәеф ничек? |