ЧАЛУ I ф. Терлек сую. Тавыкмы, казмы, күркәме – күзенә нәрсә эләгә – тота да чала, йолкый, пешекли, камыр баса, токмачын кисә, ашын пешерә ---. А.Хәлим // Корбан гаете көнендә, Аллаһ ризалыгы өчен яисә берәр төрле ышануларга нигезләнеп, терлекне корбан китерү. Җитмәсә, ураза бетеп гает җиткән, ягъни үзен мөселман санаган кеше мотлак рәвештә корбан чалырга тиеш. З.Мурсиев

Чала башлау Чалу эшенә керешү. Ислам кануны буенча, бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар. Туган як. Кыш айларында бик күпләр мал чала башлый. Кайбыч таңнары

Чалып ату Тиз арада яки рәхимсез рәвештә чалу. Оча поезд йолдызлы чатлардан, йоклый вагон – чалып аткандай! Р.Әхмәтҗан. Һушсызларны, аңсызларны чалып ату авырмыни!.. Р.Харис

Чалып бетерү Барысын да чалу. Аллага шөкер, алар бездә бихисап күп, чалып кына бетерерлек түгел үзләрен. Ф.Дәүләтбаев. Авылларда эре терлекләрне инде чалып бетерделәр. Ватаным Татарстан

Чалып җибәрү Кисәк чалу. Үзе шундук, йөгереп барып, җан бирергә өлгермәгән дуңгызны чалып җибәрде. Г.Гыйльманов

Чалып ташлау к. чалып ату. Мостафа аны чебеш урынына чалып ташлаган булыр иде. А.Хәсәнов. Нуркасыйм, Нуркасыйм, чалып ташлыйммы бу үләксәне? Д.Салихов

Чалып тору Әле чалу; бер-бер артлы чалу. Мин чалып торам, хатын эшкәртә. Авыл офыклары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә