ЧА’ЛТЫР-ЧОЛТЫР иярт. Пыяла ватылып яки металлдан эшләнгән вак нәрсәләр бер-берсенә яки каты өслеккә бәрелеп-бәрелеп алганда чыккан тавышны белдерә. Маэмай бара күргәзмәгә: Муенсада Чалтыр-чолтыр Медальләре Ялтыр-йолтыр! Ш.Галиев. Кояш баеп эңгер иңгәнгәме, кибетчеләр чалтыр-чолтыр ишекләрен яба, челтәрле тәрәзәләренә богау йозакларын эләләр. М.Хәбибуллин |