ЧАЛТЫРАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. чалтырау. Саҗидә, почта юлаучы атларының кыңгыравы кадәр зур чулпысын чалтыратып, исле сабын белән кул юарга чыгып китте. Г.Исхакый

2) Бик каты яшен яшьнәү; яшен тию. Тагын күк гөрелдәде, тагын яшен чалтыратты да, чиләктән койган шикелле итеп яңгыр яварга тотынды... Ф.Әмирхан. Ул арада тагын чалтыратып яшен яшьнәде, һәм орып яңгыр яварга тотынды. В.Нуруллин

3) Гадәттә уч белән каты итеп сугу. Әгәр Гали Кадыйров, йөрәге җитеп, хәзер бу ишек катына килсә... яңагына чалтыратам бер! А.Гыйләҗев. Гомергә башлы малай бул да, Казан университеты йөзеңә калын папка белән чалтыратып куып чыгарсын әле! Р.Газиз

4) сөйл. Телефоннан шалтырату. Райкумнан чалтыраттылар. В.Нуруллин

Чалтыратып алу Бик тиз генә чалтырату. – Умри! – диде дә, күз ачып йомганчы, тегенең яңагына чалтыратып та алды. Р.Кәрами

Чалтыратып җибәрү Көтмәгәндә чалтырату. Тегенең ябык яңагына берне чалтыратып җибәрәсе урында «что сез, Рәмзи Гарипович, үпкәләтәсез бит инде» генә диде дә, шуның белән вәссәлам. В.Нуруллин. Еландай бөгәрләнеп, зәп-зәңгәр яшен чалтыратып җибәрде. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә