ЧА’ЛТ-ЧОЛТ иярт. Гәүдәнең, тәннең йомшак җиренә уч белән берничә тапкыр сукканда, су тамып торганда, кабат-кабат төкергәндә, вак металл кисәкләре үзара бәрелешеп торганда чыккан тавышны белдерә. Түбәндә, аскы калакларга бәрелеп, чалт-чолт су чәчри, өстән тамчы тамып тора. С.Сабиров. Таң тишегеннән үк келәткә йөзен чытып, тирә-юньгә чалт-чолт төкеренеп килеп керде [ул]. В.Имамов. Тиле Хәтимә сөякле кулы белән чалт-чолт аларның учына сукты. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә