ЧА’ЛТ ИТҮ ф. Чалт кебек тавыш чыгару. Син таш ыргытасың, таш чалт итеп суга барып төшә. А.Алиш. Сергеев Дөмәй старшинаның йөзенә чалт итеп төкерде дә, усал җикереп, унтер-офицерга әмер бирде ---. В.Имамов ◊ Чалт итеп тору Бик яхшы, менә дигән булу. Тешләп кара – чалт итеп торган нержавейка (аның эче тимер икәнен син күрмисең бит)! Шәһри Казан. Кыз сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел, чалт итеп тора. Безнең гәҗит |