ЧАЛТ II кис. 1) Бөтенләй, тулысынча; бик (аяз күк йөзе, һава һ.б. тур.). Чалт аяз көн, һава җиңел ---. А.Гыйләҗев. Казах, үзбәк, таҗик, кыргыз, төрекмәннең аллы-гөлле кояш нурлары, тавис кошы каурыйлары, елның бөтен әйләнәсендә диярлек чалт зәңгәр күк йөзе төсен яратканнарын белмиләр булыр безнең мода кайгыртучыларыбыз. Б.Рәхимова. Аның бер ягы – чалт тигез, ялтыравык көмеш белән йөгертелгән. Ф.Яхин 2) Төсләр янында: җете, бик. Болар өстенә тагын әллә ничаклы ак, зәңгәр Урта Азия кәләпүшләре, чалт кара ефәктән яки укалап эшләнгән Казан кәләпүшләре, кыйммәтле камчат бүрекләр тезелгәннәр. Г.Ибраһимов |