ЧАЛТ I иярт. Гәүдәнең йомшак җиренә уч белән сукканда, берәр әйбер суга төшкәндә, төкергәндә чыккан тавышны белдерә. Эссе сулы мунчаланы алдым да битенә – чалт! Г.Камал. Учка төкереп аламын да Чалт! – дошманның яңагына! Г.Афзал

Чалт берне Көтмәгәндә каты итеп сугу. Каршы дәшкән идем, яңакка чалт берне! Х.Камалов. Ялгыш сүз әйттеме – чалт берне! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә