ЧАЛМАЧӘЧӘК и. бот. Чалмабашчалар семьялыгыннан җете кызыл, алсу яки ак эре чәчәкле декоратив үлән яисә куак үсемлек. Еллар үтүдән, җилдән, яңгырдан ул тәмам каралып, бурсып беткән, эченә үләннәр белән бергә ап-ак чалмачәчәк үскән. Г.Әпсәләмов. Ихата эчендә никадәрле чәчәк түтәлләре! Чалмачәчәк, дәлия, гөлчәчәк, гладиолус... В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә