ЧАЛМАЛЫ с. 1. 1) Чалма кигән, чалмасы булган. Карт, Сәгыйдь керүгә, бик кызып сөйләгән сүзен кисте; һәммә кеше кызгылт төсле, зур кара ачык күзле, куе кара сакаллы, ак чалмалы, яшел кием кигән Сәгыйдькә караштылар. Г.Гобәйдуллин. Урам тулы чалмалы, чапанлы халык гаеттән кайта ---. Г.Рәхим

2) Чалма формасында булган, кабарып, күпереп торган. Ак чалмалы нарат – минем вәзир, Тик ул миннән бераз ятсына – Сөйләшми. М.Шабаев. Мин алсу чалмалы тукранбаш өзеп, аның тәмле суын суырырга тотындым. Г.Бәширов

2. и. мәгъ. Ислам дине әһеле; мулла-мөәззин. Берзаманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде... Г.Тукай. Кәрим ахунның мәһабәт гәүдәсе ишектә күренү белән, залдагы чалмалыларның дәмулла булып җитмәгән муллалары урыннарыннан кузгалып юл бирделәр – ахун белән карины түргә уздырдылар. М.Галәү

◊ Чалмалы баш иск. Сату аракысы, шешәсе сургыч белән пичәтләнгән аракы. Чалмалы баш күтәреп, ирең тирәсендә буталулар буа буарлык! Р.Хәмид. Чалмалы карак Тышкы яктан тыйнак күренгән карак. Теге Биктимер малае килгән иде, нигә минем хатынга никах укыдың, мин сине, чалмалы каракны, судка бирәм, төрмәгә яптырам, дип әйтә, ди. Т.Гыйззәт. Чалмалы карга иск. Садака эстәүче мулла. Әй, кара әле, син дә чалмалы карга буласыңмы, үләксә чукырсың!.. Ә.Еники. Чалмалы козгын к. чалмалы карга. Нигә тулган чалмалы козгын зиярәт өстенә? Г.Тукай. Сүз ала чалмалы козгын да. Юмалый карт имам ---. Ә.Маликов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә