ЧАЛМА’ БҮРЕК и. Өстенә чалма чалына, чалма белән бергә киелә торган, аңа нигез булган бүрек. Сезнең якка, бәлки, намазлык, комган, сөлге, эскәтер, чалма, чалма бүрек шикелле нәрсәләр дә китә торгандыр? Г.Камал. Икенче бервакыт Сафи карт ертылып эштән чыккан зур чалма бүреген миңа «бүләк» итмәкче булгач, бу каз оясын ни эшләтим мин, дип, үзе алдында ук бер хәерче картка ыргыткан идем. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә