ЧАЛМА и. 1) Гадәттә дин әһелләренең махсус баш киеме: баш яки баш киеме тирәли тигез итеп кат-кат уралган озын тар тукыма. Моның өстендә, тегеләрнеке шикелле, алтын белән укаланган җиләннәр дә, якут ташлар белән бизәлгән чалмалар да, энҗе-мәрҗән тезелеп киткән кынлы хәнҗәр аскан алтын аеллы каешлары да юк. В.Имамов. Монда кемнәр генә юк: кара карга канатыдай чем кара тәнле негрлар, мулатлар, башларына чалма ураган гарәпләр, кара мыеклы төрекләр, испаннар, итальяннар, французлар – һәркайсы үзләренчә кәсеп итә. А.Хәсәнов 2) күч. Күпереп, кабарып торган нәрсә. Зур, биек тәрәзәләрнең бер ягыннан – офыккача җәелгән күгелҗем диңгез, икенче ягыннан болыт чалмаларына уралган Ай-Петри тавы күренә. Р.Низамиев |