ЧАЛЛАНУ ф. сөйл. к. чалару. Берни юк... Заман җилендә Чалланган ак башым бар. И.Юзеев

Чаллана бару Торган саен күбрәк чаллану

Чаллана башлау Чалланырга тотыну. Аның юантык гәүдәсе кечерәеп киткәндәй булды, әле яше кырыкка да китмәгән булуына карамастан чаллана башлаган кара чәчләрен сыпыргалап алды да ---. Р.Ишморатова. Тәрәзә буенда аксыл йөзле, чаллана башлаган чәчле мөлаем хатын кофта бәйләп кайта. Ф.Шәфигуллин

Чаллана төшү Бераз чаллану

Чалланып бару Торган саен акрынлап чаллану; чаллана башлау. Чәчләре чалланып бара торган ирнең урам буйлап ялантәпи китеп баруы сәер күренәдер. Шәһри Казан

Чалланып бетү Тулысынча чаллану. Чалланып бетте чәчең. Рухи мирас

Чалланып китү Кинәт чаллану

Чалланып чыгу Бик тиз һәм тулысынча чаллану. Бигрәк тә Сафуан моны авыр кичерде, хурланды, кимсенде, хәтта чигәсендәге чәчләренә чаклы чалланып чыкты. Ә.Салах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә