ЧАЛКАН рәв. Аркага, арка белән, өскә карап . Закирның һәр эчүендә җенләнү, котыру һәм сүгенү гадәте булса да, хәзер аның буыннарына аракы төшкәнгә, күп котыра алмый, алай-болай омтыла башласа, чалкан төшә иде. Г.Ибраһимов. Без Закир абый белән кулларны баш астына куеп чалкан яттык та күк йөзендәге эреле-ваклы җемелдек йолдызларга текәлдек. Г.Бәширов. Хәле бетсә, чалкан йөзгән. Г.Рәхим ◊ Чалкан салу Көрәштә аркасына егып салу. Чалкан ыргыту 1) к. чалкан салу. Аны алышта чалкан ыргытырдай бәдәнлеләр безнең Тәмтүбәдә бөтенләй дә юктыр. В.Имамов; 2) Бик нык тәэсир итү; уздыру; буйсындыру. – Сәләх, – диде теләсә кайсы ирне чалкан сала торган тавыш белән Сәлимә Усмановна ---. Р.Газиз. Канатлы ат кебек яз килде дә Чалкан салып екты карлы кышны. Х.Латыйф |