ЧАЛДЫ’Р-ЧОЛДЫР иярт. Металл, таш, пыяла бер-берсенә яисә шундый ук материалдан ясалган әйбергә кабат-кабат бәрелеп торганда чыккан тавышны белдерә. Ирем, хәләл ирем, әллә кайларда... кош очып җитмәс җирләрдә богаулы аягы белән чалдыр-чолдыр таш кисә торгандыр... Г.Исхакый. Низамнамә үзенең рамнары, пыялалары белән түбәнгә – таш идәнгә төшеп чалдыр-чолдыр ватылып та өлгерде, шул ук секундта ватылган пыялалар өстенә аксыл-сары шинельле, җиз төймәле, мылтыклы, кылычлы жандарм офицер – ротмистр килеп тә басты. Г.Ибраһимов |