ЧАЛДЫРУ ф. Урак яки чалгы белән кистереп алу. Мин, беләкләремдәге ташып торган ярсу көчне кая куярга белмичә, озын-озын атлап, зур-зур чалдырып урам. Г.Бәширов

Чалдырып алу Тиз генә чалдыру. Әкрәм кари берничә адым читкәрәк китеп иелде дә читек-кәвеш кигән аякларын аерып басты, урагы белән бер уч арыш сабагын чалдырып алды. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә