ЧАЛГЫ I и. 1. Үлән һәм иген чабу өчен, озын сапка утыртылган, бераз кәкре озын пычактай авыл хуҗалыгы коралы. Чалгы чыңлаган тавыш инеш буендагы әрәмәләрдән кайтаваз булып яңадан әйләнеп менә дә басу өсләренә таралып юк була. Г.Бәширов. Кемдер балта саплаган, кемдер чалгысын печән өстенә таптап куйган. В.Нуруллин

2. с. мәгъ. Шул коралның тимереннән ясалган. Түрдә караңгы чырайлы Гафиятулла бабай, бөтен икмәкне күкрәгенә терәп, чалгы пычак белән телеп утыра. Г.Әпсәләмов. Ләкин иртәгесен, чәчен бабасының чалгы пәкесе белән кырдырып алган такыр башлы абыйсы капкадан чыгып киткәндә, аңа да моңсу, бик ямансу булыр. З.Хөснияр

Чалгы кебек Бик усал, үткен, зәһәр. Теле дә аның чалгы кебек: кыеп кына ала. А.Хәлим. Чалгы кебек чабу Барысын бердән, бик тиз арада юк итү, үтереп ташлау; кыру. Монда хәзер исән калуга бернинди өмет юк: йогышлы авыруларны берничек тыя алмыйлар, гомер булмаган тиф, ваба, түләмә чирләре кешеләрне чалгы кебек чаба. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә