ЧАЛБА’Р-ЫШТАН и. җый. Чалбар һәм ыштан; чалбар кебек өс киемнәре. Шунда Булат тагын бер мәртәбә ах итте: аның каршында, чалбар-ыштаннарын рәтли-рәтли, күрше авыл малае Дилүс басып тора иде! Г.Гыйльманов. Киемнәренә килгәндә исә, чынлап та, телевизордан күренгән кадәресе бер дә финалга үтәрлек түгел иде шул: карачкы кебек, капчык сыман күлмәк, чалбар-ыштан, чалма сыман нәрсәләр үтә дә караңгы төсләрдән сипләнгән. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә