ЧАЛБАРЛЫК с. 1. Чалбар тегү өчен билгеләнгән; шуңа җитәрлек. Февральдә командировкага чыкканда гына кырык сигез сумга алган бөрмә билле җылы туны һәм чалбарлык отрезы бар иде. Ш.Маннур. – Мине бүген җыелышта бик зурладылар: ике кызым белән карчыгыма күлмәклек ситса, улым белән икебезгә чалбарлык полсукно бүләк иттеләр, – дип, Нуриман абзый култык астына кыстырган төргәген күрсәтте. Х.Сарьян 2. и. мәгъ. Чалбарга дип алынган материал. Чалбарлыкларның английскиләре бар... К.Тинчурин. Шул казакилек, чалбарлык алсаң җитәр. Г.Исхакый |