ЧАЛБАРЛЫ с. 1) Чалбар кигән. Күз алдыңа китер әле: председатель өстәл почмагындагы кнопкага имән бармагы белән басуга, чалбарлы секретарь кыз ыспай корпусын боргалап килеп керә һәм шунда ук Камил Кәримовны чакырырга чыгып та китә. М.Галиев 2) Кием комплектына чалбар кергән, чалбар һәм тагын ниндидер башка киемнән торган. Үтте гомерем, кия алмадым, дип, Бер чалбарлы костюм мин генә. Гел күлмәктән йөрим, кем ничектер, Шулай йөрү ошый үземә. К.Булатова. Быел модага ирләр стилендәге чалбар һәм чалбарлы костюмнар кире кайта. Мәйдан 3) Тубыкларына йон үскән (әтәч, күгәрчен һ.б.ш. тур.). Берсе чуар, икенчесе чалбарлы ак әтәч дөньяларын бетереп сугышалар иде. С.Рафиков |