ЧАЛБАР и. фар. Гәүдәнең билдән түбән өлешен һәм аякларны каплый торган ике балаклы өс киеме; гадәттә, ирләрнең көндәлек киеме. Алачак акчаны кайларга тоту турында да баш вата ул: егерме сумы өйгә, ун сумы чалбар алырга, ашаудан артканы өйгә кайтканда баеп кайтыр өчен сума җыярга китәчәк... А.Алиш. Егетен кыздан аерырлык түгел: ялдай чәчләр җилферди, чалбар балаклары капчыктан киңрәк. А.Гыйләҗев

Чалбар кисү Ир баланы сөннәткә утырту. – Масра бабаң кызыл чалбар кисә, – дип юмалап, алдап, нәни Галиәсгарне урын өстенә сузып салалар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә