ЧАЛАРУ ф. Өлешчә яки тулысынча чал төскә керү. Ул чаларган башкаен чайкады. А.Тимергалин Чалара башлау Бераз чалару, чалару билгеләре күренү. – Ала-а-ай! – диде ул, мин бөтенесен аңлатып биргәннән соң, чалара башлаган мыегын сыпырып. В.Нуруллин. Аның чалара башлаган куе чәчләре баеп барган кояш нурларында ялкынланып дөрли, какча йөзе дә ничектер яшәреп, алсуланып киткән. А.Вергазов Чалара төшү Тагын да яки бераз чалару. Тик кызыбызның чәчләре тагын да чалара төшкән иде. М.Хәсәнов Чаларып бетү Бик нык чалару. Врачлар хәзер чаларып беткән башыңны кисеп, кире тегеп куярга да күп алмыйлар. М.Зарипов Чаларып килү Акрынлап чалару; чалара башлау. Инде сакалың чаларып килә, гөнаһларыңны вакыт җиле уңдыргандыр... А.Гыйләҗев Чаларып китү Соңгы арада чалару; күзгә күренеп, сизелерлек чалару. Кичә соры мәче сыман күренгән каен толымнары чаларып киткән – кыш аларга, соңгы истәлек итеп, ак мамык шәлен япкан. Ш.Галиев Чаларып тору Чаларган хәлдә булу; чал булып күренү. Кәпәчен --- чаларып торган башына киде. А.Хәлим |