ЧАЛ с. 1. 1) Чәч, төкләр турында: ак төскә кергән, агарган, көмешсыман. Мөнирнең «әйдүк» диюенә, ишектә Казимирның чал башы күренде. А.Хәсәнов. Гомер юлыңны тәмамлап килгәндә чал сакалыңа «карак» дигән яманат ябыштырсыннар әле... А.Гыйләҗев 2) Агарган чәчле. Күрешергә килгән чал Ананың Кайнар яшен йотып, Төн үтә... М.Шабаев. Көймәче ишкәкләрне үзенә алды, гомер иткән чал картның Зур Суда берьеллык кына булса да тәҗрибәсе бар иде. З.Хөснияр 3) диал. Ак таплары да булган соры төстәге, бурлы. Маңгаенда һәм томшыгында ак тап булган атны кашка дип (Мәхмүд Кашгарида – угар ат), ак аяклы атны чаптар дип атыйлар («ялы һәм койрыгы чал булган, аксыл җирән ат» дигән билгеләмә дә бар). А.Тимергалин 4) күч. Борынгы, күптәнге, карт. Аларда бит үткәннәрнең, чал тарихның сулышы саклана. А.Мансуров. Әкрен генә килгән җиреннән биек меңьяшәр чал имән янында аяклары үзеннән-үзе тукталып калдылар. А.Нәҗми 2. и. мәгъ. 1) Чәч, төкләрдәге ак төс; ак төскә кергән чәч, төк. --- сөйкемле йөзен бераз чал кергән бөдрә сакал бизәгән бер ир уртасы чыкты. А.Хәсәнов. [Ханым] Ирнең чал куна башлаган чигә чәчләрен, олпат кыяфәтен, килешле сакал-мыек бизәгән йөзен төбәлеп диярлек өйрәнеп чыкты. А.Әхмәтгалиева 2) Карт, өлкән кеше. Сәбәбен беләсең килсә, сукыр чалның сүзен тыңла. Г.Ибраһимов. Җыела чаллар, аклы-каралы сакаллар, юристлар, туристлар, артистлар ---. К.Кәримов |