ЧАКЫРЫЛЫШ и. Берәр идарә органына сайланган вәкилләрнең бер сайлаудан икенче сайлауга кадәр эшләү чоры; шул чорда эшләгән вәкилләр составы. Егерменче елларда ул өлкә партия конференцияләренең, Татарстан Советлары съездларының һәрберсенә диярлек катнашып килде, берничә чакырылыш ТатЦИК члены, партия өлкә комитеты члены, Казан шәһәр Советы депутаты булды. Г.Ибраһимов. Котлы Мөхәммәднең торыны Батыр Гали Тәфкилев 1850 елда туган, 1917 елгача патша армиясе генералы, Дәүләт думасының 1, 2, 3, 4 чакырылыш депутаты. Р.Батулла |