ЧАКЫРУ I ф. 1) Тавыш, ишарә яки берәр сигнал белән якынлашырга, килергә кушу, үтенү. Яулыклы хатын, имән бармагы белән ишарәләп, мине үз янынарак чакырды. А.Тимергалин

2) Берәр җиргә нинди дә булса максат белән барырга, килергә өндәү. Ике көннән соң безне каравыл өенә чакырдылар. А.Шамов. Бөтен авыл халкын бәйрәмгә чакырабыз! А.Гадел

3) Берәр эш башкарырга тәкъдим итү. Сәрандиб (Цейлон) атавындагы бәйнәлмиләл савыктыру үзәгенә баш табиб итеп чакыргач, ул, авыр кичерешләрдән арынырга өметләнеп, җәннәттән атабыз Адәм сөрелгән шушы гүзәл утрауга күчеп китте. А.Тимергалин

4) Шәхси бурычны яки вазифаны үтәргә тарту. Мин инде җиткән җегет булдым, менә берничә елдан патша хезмәтенә чакырырлар. Г.Ибраһимов. Киресенчә, без сезне туган илебезгә хезмәт итәргә чакырабыз. А.Хәсәнов

5) Билгеле бер эш, фикер йөртүгә, торышка өндәү; дәгъвәт итү. Ул патшаның бу эшен күреп, аңа каршы чыга, аны Аллаһ диненә чакыра. А.Гайнетдинов

Чакырып алу Эштән азат итү, эш урынын бушатырга кушу. Илчене чакырып алу

Чакыра башлау Чакырырга тотыну. Якташына ничек кенә булса да ярдәм итәргә теләгән Микола аны үзенә – ниндидер Раздольноега чакыра башлады. А.Хәлим. Рөстәм түзми, Хикмәт бабайны чакыра башлый. А.Гадел

Чакырып алу Үз янына чакыру; тиз арада килеп җитәргә кушып чакыру. Беркөнне, эшчеләр төшке ашка туктагач, комсомол ячейкасы секретаре Кадыйрны үз бүлмәсенә чакырып алды, аңа үзе утыра торган урындыкны бирде. А.Алиш

Чакырып бетерү Һәммәсен чакыру; чакырып йөдәтү. Әллә нинди түрәләр катына чакырып бетерерләр иде ---. М.Әмирханов. Кайбер очракларда һәр баланы да чакырып бетерә алмыйбыз, чөнки бүләкләр турында да уйларга кирәк. Безнең гәҗит

Чакырып кую Көтмәгәндә чакыру; алдан ук чакыру. Озатканда мин анарга, Дәргачка килә калсаң, миңа да җитеш, диеп кабат чакырып куйдым. В.Ильясов

Чакырып тору Даими яки әледән-әле чакыру; әле, хәзер чакыру. Бар ди сиңа, коймак пешереп, табагачларын юллыкка тыгып болгап чакырып торалар! А.Гыйләҗев. Коесының сиртмәле булуын, әллә кайлардан күренеп, чыңрау торна сыман сайрап, чакырып торуын тели ул. А.Хәлим

Чакырып чыгу Һәммәсен тоташтан чакыру. Ат өстендә гаскәриләрне йөреп, һөҗүмгә чакырып чыккач, Атилла хан алдан әзерләнеп куелган калкулыкка күтәрелде һәм тагын дошман ягына күз салды. М.Хәбибуллин

Чакырып яту сөйл. к. чакырып тору. Ә Сания анда ярдәмгә чакырып ятса? В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә