ЧАКЫРТУ ф. Икенче кеше аша, хат аша яки элемтә чаралары ярдәмендә чакырып китерү. Берничә сәгать үтүгә, эскадрилья командиры үзенә чакыртты. Ф.Хуҗин. Атам Бабур падишаһ Шираздан да, Тәбриздән дә, Дәһлидән дә, Аһра каласыннан да осталар чакыртты. Р.Батулла

Чакырта башлау Чакыртырга тотыну. Кирәкми, карчык, бил чатнаган саен табиб чакырта башласаң, алдар күкегә әйләнерсең. Сөембикә

Чакырта тору Бик озак, бик күп тапкырлар чакырту. Чакырта торгач, бер салмыш мастер килеп чыкты да суыткычыбызны төзәтеп куйды. Шәһри Казан

Чакыртып алу Тиз арада килеп җитәргә дип чакырту. Гәүһәршад йомышчысын чакыртып алды. М.Әмирханов

Чакыртып йөрү Озак вакытлар чакыртып тору. Кыз башым белән урядник янына чакыртып йөрсәләр... Н.Яһудин

Чакыртып тору Даими яки әледән-әле чакырту; әле, хәзер чакырту. Көн саен диярлек Чаллыга киңәшмәгә чакыртып торалар. Э.Касыймов. Коншактан, Чиләбедән табиблар чакыртып торабыз, бу чирләрнең нидән икәнен, ничек дәваланырга кирәклеген сорыйбыз. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә