ЧАКЫЛДА’У ф. Металлга, ташка металл, гомумән каты әйберләр үзара бәрелешеп өзек-өзек авазлар чыгу. Смычогын ыргытып җибәреп, скрипкасын сәке читенә шулхәтле каты бәрде: скрипка бик нык чакылдаган тавыш чыгарып, кисәкләре кайсы кайда тузылып китте... Ш.Камал ◊ Чакылдап торган Сөйләшкәндә чын мишәрчә [ч] авазын яңгыратып әйтүче кеше турында. Безнең шул мишәрдәге кыз чәүкә кебек чакылдап торган өч мишәр малае үстерә. З.Зәйнуллин Чакылдап кую Бер тапкыр чакылдау Чакылдый башлау Чакылдарга тотыну. Коридорда конвойчыларның дагалы итекләре чакылдый башлады. Казан утлары |