ЧА’К-ЧАК рәв. 1) Көчкә, көч-хәл белән. Чак-чак сулыш алып яткан бу малай актыгы үзенең язмышын үзе күптән хәл иткән инде. Г.Гыйльманов. Үзебез балта чапкан яшь ботакта Чак-чак кына эләгеп торабыз... Ф.Зыятдинова 2) Аз гына. Мәхмүт элек дарга менгән Пәри Рәистән чак-чак кына кайтыш. В.Имамов |