ЧАКТА бәйл. 1) Берәр зат, кеше башкарган эшнең, вакыйганың вакытын икенче зат үтәгән эш-вакыйгалар аша белдерә; вакытта. Кышкы кичләрнең балалар өчен иң күңелле, иң куанычлы сәгате, ихтимал, шәфәкъ баткан чакта башланадыр. Г.Бәширов. Фәтхерахман карт исән чакта мондый ыгы-зыгыны белмәгән председатель Әхмәдулла хәзер көн саен атлар яныннан бер урый торганга әйләнде. В.Имамов 2) Бер зат, нәрсә башкарган эш-хәрәкәтнең вакытын шул ук зат, нәрсә башкарган икенче эш-хәрәкәт аша белдерә. Яки, язып утырган чакта, бер җиргә килеп төртеләсең дә ары таба алып китә алмый интегәсең. В.Нуруллин. Нефтьчеләр, әлеге паркны сүткән чакта, аларга койма булып хезмәт иткән бу тимерчыбыкны тураклаганнар да, кая туры килсә, шунда ташлап киткәннәр. А.Хәсәнов |