ЧАКРЫМ и. 1) Метрик система кертелгәнче кулланылган озынлык үлчәве (1,06 км га тигез) . Лизалар моннан ун көн әүвәл N шәһәреннән ике-өч чакрым ераклыктагы бер җиргә дачага чыкканнар, һәм аның бүгенге килүе, дачага чыкканнан соң, әүвәлге килүе иде. Ф.Әмирхан. Вагоннар астында рельслар, тукы-тукы килеп, чакрым арты чакрымнарны саный. Ф.Хуҗин 2) сөйл. Километр. Авыл белән авыл арасы ике чакрым гына |