ЧА’КРА и. санскр. Индуизм һәм парапсихологиядә: тәнендәге биоэнергияне туплаган һәм кешенең яшәү көче белән идарә итә торган энергия үзәге. Менә аның түбәсендәге яктылык төененнән (моның чакра дип аталганын Сәбилә соңыннан белде) баягыдан юкарак нур көлтәсе үсеп чыкты. З.Мурсиев. Аннан кайткач, кешенең зиһене дә яхшыра, ди, космос белән бәйләнешкә керә икән дә, чакрасы ачыла, ди. Г.Тарханова |