ЧАКМА и. 1. 1) Чакматашка бәреп, кискен тидереп алып очкын чыгара торган корыч кисәге. Чакма чагып ут үрләтү, ау элмәге, ятьмә, бумеранг, сакма, җәя, арба тәгәрмәче, тегермән чарыгы, сал һәм көймә, җилкән кебек нәрсәләрне картаеп буыннары каткан адәмнәр түгел, һичшиксез, кыбырсык балалар уйлап тапкан, кыргый җәнлекләрне дә алар кулга ияләштереп, ач вә ялангач инсаниятне атлы вә сыерлы иткәннәр. А.Тимергалин

2) Утлы коралларда ударникның атканда патрон капсюлен вата торган очлаеп килгән өлеше; русчасы: боёк. Солдатлар мылтык чакмаларын чакылдаткалап, команда көткән бер рәвешкә керделәр. М.Галәү

3) сөйл. Чакматаш белән ата торган мылтыкның йозагы. Исмәгыйль мирза, ашыкмыйча гына, кыска мылтыкның чакмасын киерде. Р.Батулла

4) Ут кабызып җибәрү өчен шырпы урынына кулланыла торган җайланма; кабызгыч, зажигалка. Ул төтенсыман соры төстәге каптан бер сигарет тартып чыгарды, затлы чакмасын чыкылдатты. Р.Мирхәйдәров

2. с. мәгъ. Каты, үзсүзле. Ул Фазылҗан Җангирович белән озак еллар эшләгәнгә, аның холкы чакма икәнен, үз сүзеннән кайтмаячагын яхшы белә иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә