ЧАК II рәв. 1) Көчкә, авырлык белән. Ишек төбендә күзләрен уып утыручы Гадел үзенең кайдалыгын чак аңышты. Г.Гыйльманов. Директорны хәзергә тавышланмый торырга, милиция чакыртмаска чак күндерде ул һәм башына килгән бердәнбер уен тикшереп карарга булды. З.Мурсиев 2) Аз гына; бераз; җиңелчә. Җитмәсә тагы, чак кына яктылык сирпелә башлау белән, элек берсе, аннары икенчесе, аннары бишенчесе, аннары унбишенчесе – чебен кузгалды. Ф.Хөсни 3) Берәр эшнең аз гына булмый калуын белдерә. Соңгысында Мәмдәл, янып, чак кара күмергә калмаган. А.Хәсәнов. Медальон астында чокып ясалган түгәрәк ояда яшел нәрсә күренгәч, Таймасның йөрәге кагарга тотынды, буфет эченә чак кереп китмәде малай. А.Тимергалин |