ЧАК I и. 1) Билгеле бер яшь аралыгына туры килгән вакыт, кайдадыр яшәгән ара, чор. Яшьлегемне уйлап сагынам да Юләр чагым күреп үкенәм. Әй бер Аллам, Сиңа табынам да, Тигез картлык бир, дип үтенәм. В.Галиев 2) Берәр эш-хәл булган вакыт аралыгы. Йөгереп чыктым урамнарга, – Кояш батар чак җиткән. Ф.Зыятдинова. Ул вакытларда, үзегез дә аңлыйсыз, хәзерге кебек, шаулатып, кунак-муйнак уйный торган чаклар түгел. Ф.Яхин 3) Гомумән вакыт. Мондый чак кызыну өчен әйбәт түгел түгелен, ультрашәмәхә нурлар аз була, ләкин башка бер эш юк... А.Тимергалин |