ЧАЙПАЛУ ф. 1) Савыты бәрелү яки селкенеп кую аркасында сыеклык чәчрәү, түгелү. Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайпала, арба ераклаша, әмма Сафый абзый бәхетле. М.Мәһдиев. Кыз, чайпалып түгелмәсенгә чиләкләрен кулы белән тотып, гәүдәсе белән яртылаш миңа таба борылган иде. Ф.Хуҗин

2) күч. Бик нык борчылу; капма-каршы характердагы төрле хисләр кичерү. Давытның күңеле әле бер якка, әле икенче якка чайпалды, әле төшенкелеккә бирелде, әле, ярсып, дуамалланып, баш күтәрде... Г.Гыйльманов

Чайпалып алу Бераз чайпалу. Сыекланган ми чайпалып алды. М.Мәһдиев

Чайпалып китү Бераз чайпалу. Кымшанса, чак кына кыймылдаса, күңеле тулы мөлдерәп торган хис-тойгысы чайпалып китәр, түгелер, юкка чыгар кебек иде. М.Хәбибуллин. Кулындагы сөтле чиләге кинәт чайпалып китте, кыз беләгендәге тастымалын күкрәгенә кысты. В.Имамов

Чайпалып кую Кинәт чайпалу. Симез корсагы чайпалып куйды. А.Толстой

Чайпалып тору Әледән-әле яисә даими чайпалу; әле, хәзер чайпалу. Бәхет касәләре тулып, чайпалып торган көннәрнең үткәне сизелми дә. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә