ЧАЙПАЛТУ ф. к. чайпалдыру. Нәҗип, мөлдерәмә тулы бидонын чайпалтмаска тырышып, аяк астын күзе белән капшый-капшый, шактый озак кайтты ---. А.Гыйләҗев. Шулкадәр каты чәкештерәләрмени, чайпалттың бит. Ф.Садриев Чайпалта тору Берникадәр вакыт чайпалту; әле чайпалту Чайпалта төшү Бераз чайпалту Чайпалтып алу Тиз арада чайпалту Чайпалтып җибәрү Кинәт чайпалту. Чикләвек яртылай киселгән, һәм аның эчендәге сыекча, әзрәк чайпалтыбрак җибәрсәң, түгелергә дә мөмкин иде. Ахир Чайпалтып кую Бераз чайпалту Чайпалтып тору Даими, әледән-әле чайпалту; әле, хәзер чайпалту. Аның әле үз янәшәсендә таяк очы белән агымсуларны чайпалтып торуыннан файдаланып, малайның инәсе белән ике арада булган бәхәсне чишеп каласы килде. А.Хәлим |