ЧАЙПАЛДЫРУ ф. Савытны селкетеп, бәрдереп һ.б. эчендәге сыеклыкны азрак түгеп җибәрү. Мирвәли, ашлы тәлинкәсен чайпалдырып, өстәл уртасынарак этте һәм урындыгын аударып аягына басты. А.Гыйләҗев. – Бетәргә тиеш түгелие, – дип караңгыда башын чайкады Зөфәр һәм, машинаны як-якка селкетеп, бактагы бензинны чайпалдырды. И.Хуҗин Чайпалдыра тору Берникадәр вакыт чайпалдыру; әле чайпалдыру. Сулы тәлинкәне чайпалдыра торгач, бал су белән кушылып бетте дә кечкенә кәрәзләр формасына керде дә куйды. Шәһри Казан Чайпалдыра төшү Бераз чайпалдыру Чайпалдырып алу Тиз арада чайпалдыру. Их, ул укытучыларның август конференцияләре! Мамадышның җанын дулкынландырып, күңелен чайпалдырып ала. Р.Газиз Чайпалдырып җибәрү Кинәт чайпалдыру. --- шигырь ахырында гына бөтен тулылыгында ачылып киткән гөнаһсыз бер сабый трагедиясе укучы күңелен тәмам тутыра, чайпалдырып җибәрә. М.Вәлиев Чайпалдырып кую Бераз чайпалдыру Чайпалдырып тору Әледән-әле яки даими чайпалдыру; әле, хәзер чайкау; туктаусыз чайпалдыру |