ЧАЙКА’У II ф. 1) Раслау яки расламауны, хуплау яисә хупламауны белдереп, гаҗәпләнүдән башны бер яктан икенче якка йөртү, бору. Фельдшер аның пульсын капшап карады һәм, башын чайкап, болай икән бу, дип куйды. Р.Кәрами. – Хикмәт, – диде башын чайкап император Феодосий. М.Хәбибуллин // Башны тигез рәвештә салмак астан өскә хәрәкәт иттерү. Ул бара-бара да әле башын чайкый, әле телен шартлатып ала ---. А.Гыйләҗев 2) Һавада төрле якка селкү, болгау. Торналар киң канатларын мәһабәт чайкап, озын аякларын бөгеп җиргә иңеп алдылар да һава ярып күккә күтәрелделәр. М.Мәһдиев. Башакларын чайкый җилдә арыш, башаклары авыр, таза, тулы... К.Сибгатуллин Чайкап алу Тиз генә чайкау. Афзалов, кистем – бетте, дигәндәй, уң кул яссысын, урак белән чайкагандай, табын өстеннән чайкап алды. Ф.Садриев Чайкап ату Кисәк кенә чайкап җибәрү. Сәхнәгә чыгу белән, толымнарын аркасына чайкап атып, беренче аваз салуга, пышын-пышын утырган тамашачылар да шып тынып калалар, аның атлап йөрүләрен, аның бөртек сүзенә хәтле мөкиббән булып күзәтәләр иде... Т.Нурмөхәммәтов Чайкап җибәрү Көтмәгәндә чайкау. Яруллин аягына аксап атлый, атлаганда кулын, ишкәндәге төсле итеп, аркасына таба чайкап җибәрә. Ф.Садриев. Таудан төшкәндә, алгы тәгәрмәч юлда яткан таш өстенә ялгыш килеп менде дә кызулык белән килүче мотоциклны чайкап җибәрде... Ф.Яхин Чайкап кую Бер тапкыр чайкау. Кунак гаҗәпләнеп башын чайкап куйды, әмма артыгын сорашмады. З.Мурсиев Чайкап тору Әледән-әле яки даими чайкау; әле, хәзер чайкау; туктаусыз чайкау. Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора ---. Г.Ибраһимов. Әни беркавым башын чайкап торды ---. Г.Бәширов Чайкый башлау Чайкарга тотыну. Чокыр-чакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайкый башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. В.Нуруллин. Берничә катлы йорт биеклегендәге дулкыннар «Кара Акула» корабын якорьдан өзәргә әзер булып чайкый башлаганнар. Көмеш кыңгырау Чайкый тору Әлегә чайкау; озак чайкау. Атлар, печәннәрен ашап бетергәннән соң, чебен белән кигәвен тешләүгә чыдый алмыйча, тып та тып тибенәләр, тынычсызланып башларын чайкый торгач, йөгәннәрен салып, күршеләре белән тешләшергә, чинашырга тотыналар. Г.Бәширов Чайкый төшү Бераз чайкау. Егет, озын чәчен чайкый төшеп, Әлфиягә борылды. А.Расих |