ЧАЙКА’У I ф. 1) Юылган әйберне сабыннан чистарту өчен, суда бер яктан икенче якка йөртү, сабынсыз гына икенче кат юып алу; пакьләү. Сафагәрәенең киемнәрен җыр көйләп уа да Иделдә үзе чайкый иде [ул]. М.Хуҗин. Элек ул күлдә бала-чага балык тота, ир-егетләр ат коендыра, хатын-кыз басмаларга басып кер чайкый, ул керне бәләкләп куя торган иде. Л.Хәмидуллин 2) Чистарту яки дәвалау өчен, су яки башка сыеклык белән юдырту. Шуннан котылып булмасмы дип, елга буена төштем дә су белән авызымны чайкый башлаган идем, тагын башым әйләнеп китеп, суга егылдым. В.Нуруллин. Авыз бозылса, ачуташ (бакыр купоросы) катнашмасы белән авызны чайкыйлар. Фән һәм тел Чайкый башлау Чайкый башлау. Шулай, бөтен елганы иңләп кенә, җырлый-җырлый кер чайкый башладык. Н.Кәримова Чайкый төшү Тагын да бераз чайкау; яхшырак чайкау Чайкап алу Тиз генә чайкау. Ул арада шул ук суда кер чайкап алалар, ул арада эссе кояш астында кер кибеп тә өлгерә. М.Мәһдиев. Мәсәлән, азык кабул иткәч, авызны чистартып торуның кирәге юк – аны чәй эчкәндә үк быкыр-быкыр чайкап алырга була. А.Гыймадиев Чайкап бетерү Тулысынча, барысын да чайкау; кирәкле кадәр чайкау. Бераздан мин керләрне чайкап бетердем дә, кайтып киттек. Ф.Төхбәтуллин Чайкап җибәрү Бераз чайкау. Аннан соң океанның һавасы да икенче, тозлы су белән тамагыңны да чайкап җиффәрсәң, тавышлар ачылып китә, бер дә Илһам Шакировныкыннан ким түгел. Н.Әхмәдиев Чайкап кую Алдан чайкау Чайкап тору Әледән-әле яки даими чайкау; әле, хәзер чайкау. Йөгереп төшеп басмага керүем булды, басма уртасында иелә-иелә кер чайкап торган яшь кенә кызны күреп тә алдым. Т.Нурмөхәммәтов |