ЧАЙКАЛУ ф. 1) Су, җил тәэсире белән төрле якка яисә югарыдан түбәнгә таба тирбәлү. Биш-ун минут үттеме икән, һава кинәт караңгылана башлады, самолёт чайкалырга тотынды. Г.Әпсәләмов. Киң, талгын, чал Идел өстендә җилкәнле кораблар, ишкәкле каеклар чайкала, ялгыз балыкчы көймәләре нокта сыман һич селкенми тора. В.Имамов 2) Җилфердәү. Аркылы-торкылы сузылган бауларда кибәргә эленгән марлялар һәм кемнәрнеңдер керләре чайкала. Ә.Рәшитов. Язгы аяз күгебездә Күгәрченнәр оча бездә, Байраклар чайкала җилдә, Ялкын кебек булып. Р.Вәлиева 3) Дулкынлану (диңгез, иген басуы тур.). Безнең аяк очында тын елга чайкала. С.Сабиров. Чайкалып йоклый басулар, Башаклар йөгерәләр. А.Хәлим 4) Сизелер-сизелмәс хәрәкәт итү. Урман өстендә тилгәннәр чайкала. М.Мәһдиев. Җил чак кына тибрәтте исә, шау чәчәккә күмелгән алан буйлатып төрле төстәге дулкыннар чабышып үтә, алар өстендә уенчык җилкән шикелле күбәләкләр чайкала иде. А.Тимергалин. Сәгатьнең озын тимерчыбыкка эленгән борчак коймагы төсле сары теле уңга-сулга талгын гына чайкалмаса, Бикташ аны йөри дип тә белмәс иде, чөнки уклары, сумала белән ябыштыргандай, хәрәкәтсез булып тоелды. М.Маликова 5) Дулкындай, салмак кына хәрәкәт итү. Бөтерелгән, кайнашкан, чайкалган зал туктап калды, җыр тавышлары, шыштырдау, шапылдаулар басылды, барысы да, уртада ачык урын калдырып, читкә таралды ---. Н.Фәттах. Егетләр, түгәрәкне өзеп, бераз чайкалган хәлдә, бәхеттән балкыган кызлар арасына кереп, кулларын әле бер-берсенә, әле ботларына чабып, ярсу көйгә иярәләр. А.Нәҗми 6) Хәлсезлектән, авырудан, көтелмәгән хәбәрдән кыйшаеп китү, ава язу. Мифтах чайкалды. Мөршидә аны тагы да кысып тотты, аварга ирек бирмәде. М.Хуҗин 7) диал. Бәрелүдән дулкынланып су түгелү, чәчрәп китү; чайпалу. Ә чишмә, чайкалып, ярларга ташлана. Урынында тик көйгән кап-кара таш кала. М.Җәлил 8) күч. Икеләнү; төпле фикергә килә алмау; үз юлын таба алмау; буталу. Ил чайкала, йөзә кай яккадыр – Гүя Нух пәйгамбәр көймәсе. М.Шиһапов Чайкала башлау Чайкалырга тотыну. Шул вакытта аяк астында җир чайкалып киткәндәй булды, шабырдап, салкын яңгыр коя, тирә-юньдәге агачлар чайкала башлады. Д.Гыйсметдин Чайкала бирү Бернигә карамый чайкалу. Крейсерлары шунда рейдта чайкала бирсен. А.Хәсәнов Чайкала төшү Бераз чайкалу. Сәлах, маңгай астыннан карап, азрак чайкала төшеп басып торды. Г.Әпсәләмов. Мәҗит, башына таяк белән сугып миңгерәүләтелгән кешедәй чайкала төшеп, утынлыкка таба юнәлде. М.Яһудин Чайкалып алу Бераз, сизелер-сизелмәс чайкалу; бер тапкыр чайкалу. Менә председателебез килеп идарәгә кереп китте, озак та үтмәде, алар Асылов белән болдырга чыктылар, халык төркеме чайкалып алды. А.Гыйләҗев. Малай, бауга асылынган килеш, чайкалып алды да аяклары белән мәгарә авызына басты. А.Тимергалин Чайкалып китү Кинәт чайкалу. Ул шундый каты сикерде, өстәлдәге лампа, чайкалып китеп, аз гына аумады. Г.Әпсәләмов. Нәрсә китереп куйсалар да, тәлинкә чайкалып китә. А.Хәсәнов Чайкалып кую Бераз, бер тапкыр чайкалу. Әнә шул борылуы үз башына булды аның: велосипеды кинәт чайкалып куйды да, кыз да, Эшләпә үзе дә юл буендагы тузанга егылып төштеләр. В.Нуруллин. Музыка яңгырауга, бөтен мәйдан чайкалып куйды ---. Г.Әпсәләмов Чайкалып тору Әледән-әле яки даими чайкалу; әле, хәзер чайкалу. Җилдә бераз чайкалып торгач, Әркәшә гөрселдәп җиргә коелды. М.Мәһдиев. --- имәннәр әле анда, әле монда чайкалып торалар да фырылдап, колачларын җәеп, үләннәрне изеп, вак куакларны сытып, җиргә барып яталар. А.Гыйләҗев |